16 октябрьдән башлап “Яңа гасыр” телеканалында “Яхшы эш” дип исемләнгән телетапшырулар циклы күрсәтелә башлады. Бу цикл Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хакында, аларның эшчәнлегенең иң мөһим аспектлары турында бәян итәчәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Яңа гасыр” телеканалында «Социаль ликбез» дип исемләнгән телетапшырулар циклы күрсәтелә башлау хакында хәбәр итә. Әлеге тапшырулар халыкны социаль яклау чаралары белән тәэмин итүгә багышланган. Алар, иң беренче чиратта, социаль яктан мөһим булган мәсьәләрне тулырак төшендерүгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә юнәлдерелгән.