Республика телеканалында «Социаль ликбез» дип исемләнгән программа күрсәтелә башлады

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Яңа гасыр” телеканалында «Социаль ликбез» дип исемләнгән телетапшырулар циклы күрсәтелә башлау хакында хәбәр итә. Әлеге тапшырулар халыкны социаль яклау чаралары белән тәэмин итүгә багышланган. Алар, иң беренче чиратта, социаль яктан мөһим булган мәсьәләрне тулырак төшендерүгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә юнәлдерелгән.

Әлеге телетапшыру кысаларында тамашачылар түбәндәге сорауларга җаваплар таба алачак: бала караган өчен айлык пособие ничек хисаплана; 18 яшькәчә 3 һәм аннан артык балалары булган гаиләләргә нинди социаль тәэмин итү чаралары каралган; балалар бакчаларына йөрүче балалары булган гражданнарга күпме компенсация түләнә һ.б.

Билгеләп үтик, әлеге проектның максаты халыкка  социаль тәэмин итү чаралары хакында мөмкин кадәр тулы, тәфсилле мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт.

Программаларны һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 18.20 сәгатьтә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International