Казанда 7 эшсез гражданны эшкә урнаштырганнар

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Бүген Казанның Яңа Савин районы эш белән тәэмин  итү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган.
Чарада Мөхәммәтгәрәев Л.В., Нәҗмиев З.С. кебек шәхси эшмәкәрләр,  «Ренессанс-Жизнь» иминиятләштерү компаниясе, 23 нче мәктәп кебек учреждениеләрнең кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашкан.
Ярминкәгә 56 кеше килгән, аларга 44 вакансия тәкъдим ителгән. 7 кешегә исә эш урынына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International