ТР предприятиеләрендә 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 11 нче октябрьдән 18 нче октябрьгә чаклы 1 төркемле һәм 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Авыр җәрәхәтләргә китергән беренче очрак  11 октябрьдә Яр Чаллыда урнашкан «ЖелДорСтрой» ҖЧҖдә була. Биредә траншея казыган чакта җир убылып, 33 яшьлек монтерның сәламәтлегенә зыян килгән.
Чираттагы авыр бәхетсезлек очрагы 13 октябрь көнне Югары Ослан районында булган.

«Ключищинская керамика» ЯАҖ слесарь-төзекләндерүчесе киптерү җайланмалары янында эшләгәндә сипле этәргечкә егылып, күкрәк һәм корсак өлешен нык кына җәрәхәтли.
16 октябрь көнне Казандагы "Агава" ҖЧҖдә исә төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Гаврилов урамында булган юл-транспорт һәлакәтендә сервис-менеджер, котролер һәм ике кибетче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар.
Узган хисап атнасында үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International