Казанлыларга янәдән эш урыннары тәкъдим иттеләр

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
Бүген Идел буе эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелде. Чарада шәһәрнең оешма һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты.  Алар арасында: Казан металл эшләнмәләр заводы, "Теплоконтроль" ААҖ, "КПАТП-1" ААҖ, 2 нче троллейбус депосы һ.б. бар иде. Предприятиеләр казанлыларга 297 вакансия арасыннан күңелләренә ошаган эш табып алу мөмкинлеген тудырды.
Ярминкәгә 397 кеше килде, шуларның 27сенә эш урынына юллама тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International