Республиканың психоневрологик интернатларында тәрбияләнүчеләр өстәл теннисы буенча турнирда катнаштылар

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
Бүген Яшел Үзән психоневрологик интернатында республиканың шундый алты  интернатында яшәүчеләр арасында өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.  Чарада Алабуга, Чистай, Яңа Чүриле, Казан һәм Кама Аланы интернатларында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Мактаулы беренче урынны Яшел Үзән интернаты яуласа, икенче урын Кама Аланы интернатына, өченче урын исә Алабуга интернатына бирелде.
Спорт чарасында катнашкан һәр кешегә мактау грамоталары һәм тәм-томнар тапшырылды.
Бәйрәм концерт һәм күмәк аш белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International