“Яхшы эш” үзенең тамашачысын “Яңа гасыр” телеканалында тапты

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

16 октябрьдән башлап “Яңа гасыр” телеканалында “Яхшы эш” дип исемләнгән телетапшырулар циклы күрсәтелә башлады. Бу цикл Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хакында, аларның эшчәнлегенең иң мөһим аспектлары турында бәян итәчәк.

Югарыда билгеләп үткән тапшырулар кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләре, психоневрологик интернатлар, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренең эшчәнлеге яктыртылган. Тапшырулар бу учреждениеләрдә заманча социаль-психологик хезмәтләр күрсәтү, инвалидларны тернәкләндерүдә яңа технологияләр кертү, сәламәтләндерү-хезмәт эшчәнлеген оештыру кебек нечкәлекләрне мөмкин кадәр тулырак ачып  бирүгә юнәлдерелгән.

Тапшыруларны декабрьгә кадәр һәр атна саен чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 18.20дә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International