"Гаилә" үзәге авыр тормыш хәлендәге гаиләләр өчен бәйрәм чарасы уздырды

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
22 октябрь көнне "Июль" хәйрия фонды һәм Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге авыр тормыш хәлендәге гаиләләр өчен бәйрәм чарасы уздырдылар.
Әлеге бәйрәмнең максатына килгәндә, ул бу гаиләләргә үзара аралашырга, балаларны тәрбияләү буенча тәҗрибә уртаклашырга  мөмкинлек тудырудан гыйбарәт иде.
Бәйрәмгә килүчеләр өчен шәһәр кафесында сыйлану, "Балаганчик на Булаке" театр-студиясенең театральләштерелгән тамашасын  карау оештырылды.
"Июль" хәйрия фонды исә бүләкләре белән шатландырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International