"Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Тынычлыкта яшәргә һәм иҗат итәргә" проектына йомгак ясаячаклар

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
26 октябрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә  "Тынычлыкта яшәргә һәм иҗат итәргә"  проектының  йомгаклау чарасы уздырыла. Бәйрәмнең көн кадагында приютларда тәрбияләнүче балаларның рәсемнәр күргәзмәсе, уеннар һәм концерт программасы каралган.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәте сәяси советы председателе  Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һ.б. җитәкчеләр, күренекле шәхесләр катнашачак.
Чара иртәнге сәгать 10.00 да башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International