Бүгенге көндә Татарстанда 17896 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 16 сыннан 22 нче октябрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 912 татарстанлы эшсез дип танылган.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып эшкәртүче тармак тора. Эшсез дип танылган 119 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 35 кешегә кимегән.
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,87% ны тәшкил итә.