ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
4 ноябрьдән 8 ноябрьгә чаклы "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Аутистик спектр бозылу.  Нәтиҗәле гамәли ысуллар" дип исемләнгән семинар узачак. Темасы: "Инвалид балалары булган гаиләләрне социаль яклау. Мондый балаларны үстерү, тәрбияләү, социальләштерүне тәэмин итү". 
Әлеге тикшерүгә килгәндә, ул мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 13 ноябреннән №524н приказы белән расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.

2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
2013 нче елның 4 ноябреннән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве өлешенә компенсация алу  сораулары буенча интернет кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Аның адресы: Pochta.Detsad@tatar.ru

1
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 26 нчы октябрьдән 1 нче ноябрьгә чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 1 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Әлеге чарада Татарстан Республикасыннан вәкил буларак Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Хәбибулхак улы Габделәхәтов, шулай ук  Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге директоры Т.Журавлева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре һәм халыкны социаль тәэмин итү үзәкләрендә  аналарның сабыйларыннан баш тарту күренешен кисәтү проекты координаторы Юлия Пиядина катнаштылар.
4 ноябрь көнне Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә балаларын медицина учреждениесеннән алырга икеләнүче аналар эше буенча ведомствоара хезмәттәшлек  технологияләрен кертү һәм башкару, шулай ук хисаплауның тармак, республикакүләм һәм федераль үрнәкләрен тутыру буенча республикакүләм гамәли семинар уздырыла.
Форумда яшүсмерләргә карата булган җинаять очракларын кисәтү, булдырмау, ачыклау һәм туктату кебек сораулар хакында фикер алышу оештырылган.

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Инвалидларны эш белән тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Россия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарның берсен тота. Шулай булуга да карамастан, республикада бу процесс шактый авыр бара. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әлеге мәсьәләне хәл итүнең яңа юлларын эзләү белән мәшгуль.
Бөгелмә күчмә офисы һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрү максаты белән 3 нче номерлы урта мәктәп, 14 нче һәм 7 нче гимназияләрдә укучылар белән очрашулар оештырган.
Шушы көннәрдә "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә "Граждан инициативасы" дип исемләнгән милли  премиянең төбәк этабы уздырылды. Татарстанда иң яхшы инициативаларны 11 номинация буенча билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International