ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
23 нче октябрьдән 29 нчы октябрьгә кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 113 кеше эштән азат ителгән.
Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 38528  вакансия белән үлчәнә. Вакансияләр саны атна саен диярлек  арта бара.
23 нче октябрьдән 29 нчы октябрьгә кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек элеккечә бик түбән дәрәҗәдә – 0,87% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә.
4 ноябрь көнне "Мега" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән республика акциясе узачак.  Әлеге чарада Татарстанның балалар өчен махсуслашкан учреждениеләрендә тәрбияләнүче 200 бала һәм Казанның аз тәэмин ителгән һәм күп балалалы гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак.
Кичә Казанның халыкны социаль тәэмин  итү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм "0525" сәнгать челтәре планетарие волонтерлары белән берлектә "Җанга сихәтле музыка" дип аталган чара уздырылган. Бу көнне яшь казанлыларны аборигеннарның музыка коралларында уйнарга өйрәткәннәр.
Мәгълүмати технологияләрне ирекле сертификатлаштыру системасының жюри әгъзалары Менделеевскта урнашкан "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге карамагында торучы Алия Садыйкованың иҗади эшен "Үсемлекләр дөньясы" Бөтенрусия балалар рәсеме конкурсында икенче урынга лаек дип тапканнар. 

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләү арту соңгы атналарда бәхәсле темаларның берсе булды. Ата-аналар бу хәбәрне бик авыр кабул итте, хөкүмәт вәкилләре исә халыкны тынычландырырга тырышып, аңлату эшләре алып барды.

Ниһаять, әлеге мәсьәләгә бераз ачыклык керде кебек. Ата-аналар берничә айдан көтелгән үзгәрешләрнең алай ук куркыныч түгел икәненә төшенә башлады.
Бүген Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  сәяси репрессия корбаннарын искә алуга багышланган чара үткәргәннәр. 
Яшүсмерләр тарафыннан хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең юридик бүлек  белгечләре  еш кына Чистайның белем бирү учреждениеләренә чыгалар. Алар балаларны төрле хокук бозулар өчен каралган җаваплылык төрләре белән таныштыралар.
"Гармония" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Яшүсмер" клубына йөрүче балалар өчен "Мин аралашырга телим" дип исемләнгән тренинг уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International