ТР предприятиеләрендә 2 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2013 елның 1 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 26 нчы октябрьдән 1 нче ноябрьгә чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 1 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
30 октябрьдә Казанның "Ак Барс" сәүдә-сәнәгать фирмасы"  ҖЧҖдә яктырткыч прибор куйган вакытта баскычтан төшкәндә электрик егылып төшә. Егылу нәтиҗәсендә башы бетон идәнгә бәрелүдән ул үлә.
Авыр җәрәхәтләргә китергән бәхетсезлек очрагы 29 октябрьдә Әлмәттә була. "Петрол-сервис" ҖЧҖнең бораулаучысы насос-компрессор торбасын шудырган чакта борын сөякләрен сындыра,баш мие тетри.
Төркемле бәхетсезлек очраклары узган хисап атнасында теркәлмәгән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International