Бөгелмә күчмә офисы һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрә

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Бөгелмә күчмә офисы һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрү максаты белән 3 нче номерлы урта мәктәп, 14 нче һәм 7 нче гимназияләрдә укучылар белән очрашулар оештырган.  Бу көннәрдә 10-11 сыйныфларда белем алучылар өчен һөнәр сайлау буенча чаралар узган. Җәмгысе 52 укучы тест эшләгән.
Үзәк белгечләре билгеләвенчә, күп бала белем алачак һөнәрен сайлаган инде.
Чара ахырында һәр укучы үзенең тест нәтиҗәләрен алган, белгечләр белән әңгәмә корырга да мөмкинлек тудырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International