Кукмараның "Тылсым" үзәге белгечләре "Граждан инициативасы" дип исемләнгән милли премиягә ия булдылар

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә "Граждан инициативасы" дип исемләнгән милли  премиянең төбәк этабы уздырылды. Татарстанда иң яхшы инициативаларны 11 номинация буенча билгеләделәр.
"Чит кайгы булмый" номинациясендә  Кукмараның "Тылсым" үзәге директоры урынбасары Инна Баһавиева җитәкли торган "Өлкән буын үз яшьтәшләренә ярдәмгә килә" дигән волонтерлар клубы проекты җиңү яулады.  Тантаналы чарага исә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече, әлеге проектның менеджеры Алсу Айсина килгән иде.
Билгеләп үтик, әлеге премия "Кудринның граждан инициативаларына ярдәм итү фонды" коммерцияле булмаган  оешмасы тарафыннан гражданлык җәмгыятен төзүдә иң зур тырышлык куйган ватандашларга бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International