Республика оешмалары инвалидлар өчен «көрәш» башларга мөмкин

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Инвалидларны эш белән тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Россия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарның берсен тота. Шулай булуга да карамастан, республикада бу процесс шактый авыр бара. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әлеге мәсьәләне хәл итүнең яңа юлларын эзләү белән мәшгуль.


Бүген Татарстанда барлыгы 300 меңгә якын мөмкинлекләре чикле кеше гомер кичерә. Шуларның 72 меңе - эшләргә сәләтле. Әмма хәзерге вакытта аларның 42 меңнән артыгы эшсез булып исәпләнә. Кемдер күңеленә якын эш таба алмыйча азапланса, кайсыберләренең, гомумән дә, эшләргә теләге юк.

Инвалидлар арасында эшмәкәрләр саны арта

Бүген Татарстанда инвалидларның күбесе 2006 елда гамәлгә куелган социаль яклауга аеруча мохтаҗ кешеләр һәм инвалидларны эш урыннары белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эшкә урнаша. Узган ел андый махсус урыннарның саны 190 булса, быел исә - 347. Кызганыч, хәзерге вакытта әлеге урыннарның бары тик 182сенең генә махсус «хуҗа»лары бар.

Республикада инвалидларны эш урыннары белән тәэмин итү буенча махсус программа да гамәлдә. Ул мөмкинлекләре чикле кешеләрнең генә түгел, ә эш бирүченең дә мәнфәгатьләрен кайгыртып ясалган. Мәсәлән, әгәр дә оешма инвалид өчен махсус эш урыны булдырган икән, чыгымнарын раслый торган документ күрсәткән очракта, аңа бер урын өчен 66 мең сумга кадәр акча кире кайтарыла. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен 2013 елда барлыгы 30 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән булган. Аларның бары тик 4,5 миллионы гына республика бюджетыннан.

Әгәр дә инвалидны эшкә урнаштыру мөмкинлеге юк икән, андыйларга эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тәкъдим итәләр.

- Соңгы дүрт елда барлыгы 400гә якын инвалид шәхси эшен ачып җибәрде. Аларның кайберләре үзләре генә эшләп калмыйча, башка инвалидларны да хезмәт урыны белән тәэмин итә. Әйтергә кирәк, инвалидларның күбесе үз эшенә бик җаваплы карый. Эшкә йөрү, халык белән аралашу, вакытны файдалы итеп уздыру алар өчен бик мөһим, - дип сөйләде безгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәшгульлекнең актив формаларын үстерү бүлеге башлыгы Ирина Посокова.

Инвалидлар кадер-хөрмәттә йөзәчәк

Республика җитәкчелеге инвалидларның тормышын яхшыртырга тырышса да, эш бирүчеләр мөмкинлекләре чикле кешеләргә һаман да шикләнеп карый. Инвалид өчен махсус эш урыны булдырырга кирәк, ул ай саен больничныйга чыгарга сораячак, янәсе. Эшкә алынган очракта да инвалид иң түбән хезмәт хакы алып эшләячәк.

Ирина Посокова фикеренчә, әлбәттә, эш бирүчеләрне аңлап була, әмма республиканың мөмкинлекләре чикле кешеләре дә үзләренә карата андый мөнәсәбәткә түзеп торырга тиеш түгел. Шуңа күрә, эш бирүченең үзаңын үзгәртү бүгенге көндәге иң мөһим бурычларның берсе.

Россия Хөкүмәте әлеге мәсьәләне хәл итү җаен тапкан инде. Агымдагы елның җәендә Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан инвалидларны эшкә урнаштыруга бәйле яңа закон кабул ителде. Аның буенча хезмәткәрләренең саны 35 кешедән күбрәк булган теләсә-кайсы оешма мәҗбүри рәвештә инвалидларны эшкә алырга бурычлы. Штатта торучы мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең саны ким дигәндә 3 процент булырга тиеш. Әгәр дә җитәкче бу таләпләргә күз йомарга карар кыла икән, аңа билгеле бер күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Ирина Посокова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта яңа закон нигезендә Татарстан канунына үзгәрешләр кертү процессы бара.

Канун республикада кайчан тулы көченә эшли башлар, аны үтәтү катгый контрольгә алынган очракта эш бирүчеләр арасында инвалидлар өчен чын мәгънәсендә көрәш башланмасмы – бу сорауларның барысы да әлегә ачык булып кала.

Эш бирүчеләр инвалид-хезмәткәрләрдән куркырга тиеш түгел

Эш бирүчеләрнең күбесе инвалидларга карата тискәре мөнәсәбәттә булса да, араларында мондый категория гражданнар белән эшләргә курыкмаучы, ә киресенчә, аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышучылар да бар. Лилия Кулемина әнә шундыйларның берсе. Моннан өч ел элек ул Казанда үзенең сәнгать һөнәрханәсен ачып җибәргән. Хәзерге вакытта аның кул астында дүрт инвалид хезмәт куя икән.

- Минем әтием инвалид. Ул гомере буе эшкә урнаша алмыйча интегеп яшәде. Нәтиҗәдә, әниемә әтине дә, мине дә кайгыртырга туры килде. Кечкенәдән аларның җәфаларын күреп үскәнгәдер инде, үз бизнесымны ачып җибәргәч, эшкә инвалидларны алырга булдым. Хезмәткәрләремнең барысы да тырыш, үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар. Сәламәт кешеләрдән аермалы буларак, алар үз эш урынының кадерен белә, шуңа күрә һәрбер эшкә җитди карый, - дип сөйләде «Intertat.ru» газетасына Лилия ханым.

Әлбәттә, инвалидлар белән эшли башлау аңа җиңел генә бирелмәгән. Араларында көйсезләнүчеләр, көне-көне белән кәефсез йөрүчеләр яисә сызланып интегүчеләр дә бар, ди. Шуңа күрә, андый авыр минутларда һәр инвалидка үзенчәлекле мөнәсәбәт таләп ителә.

- Иң мөһиме, мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә алудан курыкмаска кирәк. Алар да безнең кебек үк гади кешеләр. Әгәр дә үзләренә карата җылы мөнәсәбәт тоялар икән, һичшиксез, җан-фәрманга тырышып эшләячәкләр, - дип дәвам итә сүзен эшмәкәр.

Лилия ханым фикеренчә, эш бирүчеләрнең күбесе инвалидлар белән эшләргә әзер түгел һәм әлеге проблеманы хәл итәргә яңа кабул ителгән закон да ярдәм итмәячәк.

- Бер яктан бу сөенечле хәбәр кебек, чөнки яңа канун нигезендә эш бирүчеләргә теләсә-теләмәсәләр дә инвалидларны эшкә алырга туры киләчәк. Димәк, мөмкинлекләре чикле эшсезләр саны кими дигән сүз. Шулай да, бу яңалыкның башка ягы да бар - оешмаларда инвалидка карата мөнәсәбәт нинди булачак? Җитәкчеләр аны тиешле эш урыны белән тәэмин итәрме, тиешле мохит булдырылырмы, хезмәттәшләре аңа ничек карар - бу сораулар минем үземне бик борчый, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Лилия Кулемина.

Инвалид өчен аена 15-16 мең керем яхшымы?

Без әлеге сәнгать һөнәрханәсендә эшләүче хезмәткәрләр белән дә аралаштык. Әмир бүгенге көндә икенче группа инвалид. Заманында ул юл-транспорт авариясенә эләгеп, умыртка сөяген сындыра. Монда әле күптән түгел генә эшли башлаган. Инвалидлык алганнан соң бу аның беренче эш урыны.

- Инвалидларның берсен дә җитәкче урыннарга эшкә алмыйлар, барыбыз да гади эшче һөнәрләре буенча хезмәт урыны эзләргә мәҗбүр. Кызганычка каршы, андагы эшләрнең күбесен без теләсәк тә, башкара алмыйбыз. Мин эш урыны эзләп озак интектем, барыбер таба алмадым. Әлеге сәнгать һөнәрханәсенә урнашуыма һаман да сөенеп бетә алмыйм, тагын кайдан хезмәт урыны табар идем? - дип сөйләде безгә Әмир әфәнде.

Сөенмәслек тә түгел, аның инвалидлык пособиесе бүгенге көндә нибары 4 мең сум тәшкил итә. Эшкә урнашкач исә айлык кереме шактый арткан - якынча 15-16 мең сум чыга, ди ул. Инвалидларны аеруча борчый торган көнүзәк проблемалар турында сөйләшүдән ул, гомумән, баш тартты.

Ялкау инвалидларга да тырышырга туры киләчәк

Кызганыч, республика инвалидлары арасында эшләү мөмкинлеге булып та, хезмәт куярга теләмичә, инвалидлык пособиесенә генә өметләнеп яшәүчеләр дә бихисап. Мәсәлән, агымдагы елның февраль аенда Татарстанның мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүче инвалидлар арасында махсус тикшеренү уздырылган. Сораштырылучыларның бары тик 55 проценты гына эш табу өчен килүләре турында әйткән. Калганнарын исә бары тик инвалидлык пособиеләре генә кызыксындыра.

«Ялкау» инвалидлар проблемасына Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җыелыш-киңәшмәләрендә дә әледән-әле игътибар юнәлтәләр. Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә нинди эшчәнлек алып барыла - бу турыда без Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинның үзеннән сораштык.

- Бу мәсьәлә россиякүләм дәрәҗәдә актуаль. Хәзерге вакытта аны хәл итү буенча актив эшчәнлек бара. Мәсәлән, кешегә инвалидлык бирәләр икән, аңа реабилитацияләү буенча индивидуаль программа каралган. Ул аны төгәл үтәп барырга тиеш. Киләчәктә бу процесс махсус учреждениеләр тарафыннан тикшерелеп торачак. Әгәр дә инвалид барлык процедураларны да вакытында башкара икән, программа озайтыла. Җитешсезлекләр ачыкланып, гаеп инвалидның үзендә дип табылса, аңа карата тиешле чаралар күреләчәк.

Фото с сайта: pda.zelao.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International