Краснодарда Бала хокуклары буенча вәкилләрнең VIII съезды узды

2013 елның 1 ноябре, җомга
28-30 октябрь көннәрендә Краснодар шәһәрендә РФ субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең VIII съезды узды. Ул җинаять корбаннары булган балаларның хокуларын  яклауга  багышланган иде. Форумда яшүсмерләргә карата булган җинаять очракларын кисәтү, булдырмау, ачыклау һәм туктату кебек сораулар хакында фикер алышу оештырылган.
Съезд эшендә Татарстан Республикасыннан вәкил буларак Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге директоры Т.Журавлева катнашкан.  Ул "Социаль ятимлекне кисәтүдә ТР тәҗрибәсе" дигән темага доклад белән чыгыш ясаган.

Съезд кысаларында шулай ук "Ата-аналары төрле дәүләт гражданнары булган балаларның хокукларын яклау" , "2013 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә балалар һәм яшүсмерләрнең ял һәм сәламәтләндерүгә булган хокукларын башкару" кебек темаларга Бөтенрусия семинарлары да узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International