Министрлыкта балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве өлешенә компенсация алу сораулары буенча интернет кабул итү бүлмәсе эшли башлады

2013 елның 2 ноябре, шимбә
2013 нче елның 4 ноябреннән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве өлешенә компенсация алу  сораулары буенча интернет кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Аның адресы: Pochta.Detsad@tatar.ru. Шулай итеп, балалары бакчага йөргән ата-аналарның социаль яклау чаралары алу буенча сорауларына министрлык белгечләреннән җаваплар алу мөмкинлеге  дә тудырылды.
Кабат исегезгә төшерәбез:
балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве өлешенә компенсация алу  сораулары буенча министрлыкта кайнар линия телефоннары да эшли: (843) 557-21-12, 557-21-13,  557-21-79 и 557-21-69.
Аннан бигрәк, республиканың һәр районында һәм шәһәрендә махсус "кайнар линия" телефоннары да булдырылды. Алар белән танышу өчен әлеге сылтамадан узарга кирәк:  http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=589086
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International