Казанда аутистик спектры бозылган балаларны тернәкләндерү хакында сөйләшәчәкләр

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
4 ноябрьдән 8 ноябрьгә чаклы "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Аутистик спектр бозылу.  Нәтиҗәле гамәли ысуллар" дип исемләнгән семинар узачак. Темасы: "Инвалид балалары булган гаиләләрне социаль яклау. Мондый балаларны үстерү, тәрбияләү, социальләштерүне тәэмин итү". 
Семинар кысаларында аутистик спектрларына зарар килгән балалар белән эшләүнең институцион базасы, бу чир хакында белемнәрне киңәйтү, арт-терапия уздыру, психомоторика, мәктәптә укыту, аралашуны тәэмин итү кебек сораулар каралачак. 
Конференциядә Бельгиядән, Франциядән, Мәскәү һәм РФ башка төбәкләреннән күренекле белгечләр киләчәк дип көтелә. Чарага  ТР социаль тәэмин итү учреждениеләре һәм  балаларны тернәкләндерү үзәкләре белгечләре дә чакырулы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International