"Гаилә" үзәгендә республикакүләм гамәли семинар узачак

2013 елның 1 ноябре, җомга
4 ноябрь көнне Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә балаларын медицина учреждениесеннән алырга икеләнүче аналар эше буенча ведомствоара хезмәттәшлек  технологияләрен кертү һәм башкару, шулай ук хисаплауның тармак, республикакүләм һәм федераль үрнәкләрен тутыру буенча республикакүләм гамәли семинар уздырыла.  Әлеге семинарда Татарстанның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге башлыклары катнашыр дип көтелә.
Чара барышында белгечләр документация эшен алып бару, төрле чаралар өчен формалар
тутыру кебек сорауларга җаваплар табачаклар. Шулай ук баласын калдырырга җыенучы аналар, мондый карарыннан ваз кичеп, баласын кабул иткән гаиләләр белән кисәтү эшен алып бару хакында да әңгәмә оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International