Кадерле дуслар!
Менә инде егерме елдан артык без 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. Әлеге көн мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тулы канлы җәмгыяви тормышын тәэмин итүгә, хокукларының үтәлешенә, проблемаларына, яшәешенә игътибар юнәлдерергә ярдәм итә.
Хәзерге вакытта Татарстанда 320 меңнән артыграк инвалид яши. Шуның 14 меңе – балалар. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен дәүләт тарафыннан күп көч куела. Татарстанда тормышка ашырылучы соцаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренең берсе инвалидлар өчен көн кадагында булган сорауларны, мәсьәләләрне чишүдән, аларны социаль-медицина ярдәме, торак, техник тернәкләндерү чаралары, санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итүдән гыйбарәт.
Мөмкинлекләре чикле кешеләрне социальләштерү мәсьәләсендә аларны эш урыннары белән тәэмин итү дә бик мөһим роль уйный. Агымдагы ел дәвамында мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән ике меңнән артык инвалид үзенә эш тапкан. Хезмәт урыннары белән тәэмин итү махсус эш урыннары булдыру буенча өстәмә чаралар һәм программалар нигезендә дә тормышка ашырыла.
Инвалидларның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышта һәрьяклап, нәтиҗәле һәм даими катнашып яшәве Татарстаныбызның тигез һәм гадел үсешенең бер шарты булып тора. Нәкъ менә әлеге мәсьәләне тирәнтен аңлаганга күрә Татарстан республикасы төбәкләр арасында иң беренчеләрдән булып “Уңайлы мохит” программасы буенча эшли башлады. Бүген Татарстанда инвалидларның тулы канлы яшәеше өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла дип шикләнмичә әйтә алабыз. Ике ел дәвамында “Уңайлы мохит” программасын тормышка ашыру кысаларында 230 дан артык сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт объектлары инвалидлар өчен җайлаштырылды.
Мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгырту, аңлау, булышу игелек декадасы белән генә чикләнмәсә иде. Республика халкын янәшәбездә генә яшәүче әлеге гаҗәеп көчле затларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга чакырам. Без аларга бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен ярдәм кулы сузарга тиешбез.
Ихлас күлелемнән һәммәгезгә сәламәтлек, мәхәббәт һәм иминлек телим. Бәхетле тормыш, сабырлык һәм җан тынычлыгы Сезгә!