Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 3 нче декабрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17585 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 123 кешегә кимрәк.

Хисап атнасы барышында исә 819 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 448е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 29 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 17 меңнән артыграк  эшсез катлам туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International