Тәтеш халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән очрашу узган

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Инвалидлар декадасы кысаларында Тәтеш халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән очрашу узган. Әлеге чарада Тәтеш социаль яклау бүлеге белгече, район үзәк сырхауханәсенең педиатры, пенсия фонды башлыгы урынбасары, үзәк аптека җитәкчесе, район мәгариф бүлеге белгече дә катнашкан.
Бу көнне дарулар, санатор-курорт дәвалавы юлламалары, шәхси тернәкләндерү программалары, социаль яклау чаралары белән тәэмин итү кебек сорауларга җаваплар эзләгәннәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарларны тиешле сруктураларга җиткерү бурычы куелган. һәрбер катнашучыга буклетлар таратылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International