Менделеевск "Өмет яры" үзәгендә төс белән дәвалау сеансы уздырганнар

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Бүген Менделеевскта урнашкан "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре район җирлегендә яшәүче  инвалидларның  туганнары янына барганнар.  Әлеге очрашуның максаты мөмкинлекләре чикле балаларын, туганнарын караучы кешеләргә психологик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булган.
Белгечләр бу көнне "Апэк" сериясендәге аппарат ярдәмендә биорезонанслы офтальмотөс терапиясе үткәргәннәр.  Сеанста катнашучыларга һәрберсе аерым функциягә ия булган 6 төс арасыннан берсен сайларга кушылган. Күп кеше сары төс сайлаган - аны кояш, җылылык һәм ямь белән тиңләгәннәр.  Белгечләр билгеләгәнчә, сары төс кәефне күтәрә, физик эшчәнлекне арттыра, арганлыкны белдерә, тормышка карата гармонияле караш тәрбияли.
Инвалидларның туганнары әлеге сеанс белән канәгать калганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International