Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалид балаларның өйләренә килеп, һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздыралар

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Бүген инвалидлар декадасы кысаларында Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалид бала - Данис Хәбибуллинның өенә килеп, һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Бу көнне яшүсмернең киләчәктә нинди һөнәр сайлау мөмкинлеге барлыгын белгәннәр.
Күчмә офис белгечләре белдергәнчә, декада кысаларында узучы әлеге чараларның төп максаты мөмкинлекләре чикле яшүсмерләргә дә  һөнәри юнәлеш бирүче чаралардан файдалануны тәэмин итүдән гыйбарәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International