Лаеш тернәкләндерү үзәгендә ишетмәүче балалар белән ишарәләр белән аралашу алымы кулланалар

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасының  озак вакытка  исәпләнгән "Уңайлы мохит" максатчан программасы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы Ольга Гаврилова "Сурдоакоммуникация" программасы буенча "ТИСБИ" университетында белем алып кайткан.
Педагог билгеләгәнчә,  үзләштергән  белемнәре аңа начар ишетүче һәм чукрак балалар белән эшләгәндә зур ярдәм күрсәтә. Ишарәләр белән ул төзәтү дәресләрен уздыручы белгечләр һәм балалар арасында арадашчы ролен дә үти.  Хәзер ишетү ягыннан кимчелекләре булган балалар тагын да нәтиҗәлерәк шөгыльләнә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International