Казанда инвалидларга эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Иртәгә Химиклар мәдәният сараенда Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачаклар.
Ярминкәдә шәһәрнең 35 предприятиесе катнашачак. Алар арасында ФГУП « России Почтасы», ООО «Бәхетле-1»,МУП «Метроэлектротранс», «Ваш консультанат» ҖЧҖләре дә бар. Эш эзләүче гражданнарга бу көнне 1549 вакансия тәкъдим итәчәкләр, шуларның 257се нәкъ менә мөмкинлекләре  чикле кешеләргә исәпләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International