Бүген Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Чарада районның түбәндәге предприятиеләре катнашкан: “Волма-Абсалямово”, “ОЗНА-ОМЗ” ҖЧҖләре, “Электросоединитель” ААҖ, Р.Гимаев шәхси предприятиесе, “ОЗНА-ИС” ЯАҖ, “Октябрьский хлеб” ҖЧҖ. Әлеге оешмалар тарафыннан 47 вакансия тәкъдим ителгән. Ярминкәгә килүчеләргә үзәк белгечләре тарафыннан үзмәшгульлек, хезмәт базарындагы хәл, эш белән тәэмин итү сораулары буенча белешмәләр бирелгән.
Ярминкәгә 72 кеше килгән.