Яр Чаллыда ир-атларның замана ориентирларын билгеләгәннәр

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Шушы көннәрдә "Аталар союзы" республика иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлегендә конференция булып узган.  Чара "Замана ир-атларының ориентирлары" дип аталган ток-шоу формасында үткәрелгән.  Әлеге конференцияне "Аталар союзы" рәисе Юрий Соленов, Яр Чаллы "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Любовь Ленц, 10 нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәридә Тәхәүтдинова һәм социаль педагог Александр Мочалов оештырганнар.
Чара башланганчы әлеге мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән  концерт күрсәтелгән.
"Аталар союзы" рәисе, үзе дә күп балалы ата Юрий Соленов гаиләдә балаларны тәрбияләүдә атаның роле дигән сорауга әңгәмә корып җибәргән.  Экранда исә залдагы кешеләргә уйларга "җим" бирерлек фильмнар күрсәтелеп барган.
Конференциягә килгән аталар әлеге чараның аеручы әһәмиятле булуын ассызыклап, тагын очрашырга сүз куешып таралышканнар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International