Бөгелмәнең "Ялкын" приютында ком терапиясе нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сенсор бүлмәсенә  ком терапиясен үткәрү өчен ком өстәле алганнар. Белгечләр һәм карамактагы балаларның күптәнге хыялы булган әлеге өстәлне алу  ТРда "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында   җиңү яулаганнан соң мөмкин булган. Бу проект яшүсмерләр арасында суицидаль күренешләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.
Педагог Зинфира Ильясова сүзләренә караганда, ком өстәленең төсен алыштыруы,  яхшы атмосфера, музыка балаларны психологик яктан бушану, ял итүенә, психик халәтенә тәэсир  итә, кулларның вак моторикасын, логик фикерләүне яхшырта.
Белгечләр сүзләренә караганда,  ком белән рәсем ясау техникасын үзләштерү балаларда курку хисен, аралашуда конфликтларны киметә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International