Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис эшчәнлеген оештырган

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Агымдагы елның февралендә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы белгечләре   эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен шәһәр мәктәпләренә чыкканнар.  Бу уңайдан аеруча игътибар  социаль яктан якланмаган категорияләргә, шул исәптән ятим балаларга һәм инвалидларга күрсәтелә.
Әлмәт күчмә эш белән тәэмин итү үзәге  шушы көннәрдә Әлмәт балалар йортына һәм 19 нчы коррекция мәктәбенә барганнар.  Биредә тәрбияләнүче балалар хезмәт базарындагы хәл, кирәкле һөнәрләр, эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулы, тәфсилле мәгълүмат алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International