Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 10 нчы февральдән 14 нә чаклы 2 үлем белән тәмамланган, 2 төркемле һәм 4 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
11 февральдә Яр Чаллының "ДелТрансАвто" ҖЧҖ хезмәткәре үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагына юлыккан. Ул Лыково шәһәрендә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган. Шушы ук көнне Арча педагогик көллияте хезмәткәре дә үлгән.
Беренче авыр бәхетсезлек очрагы 5 февральдә Казанның "ЛифтСервисГарант" ҖЧҖдә теркәлгән. Лифтны көйләгән чакта хезмәткәр шахта буенча цоколь катына егылып төшкән. Чираттагы очрак исә 8 февральдә теркәлгән. Деталь эшкәрткән чакта кыйпылчык "Камаз" автомобиль заводында эшләүченең күзенә кергән. 11 февральдә Түбән Кама "Танеко" ААҖ хезмәткәренең өстенә боз ишелеп төшкән. Икенче көнне исә "Камаз" тимерче заводында эшләүченең кулы штамп астына эләккән.
Төркемле бәхетсезлек очрагы 13 февраль көнне Казан-Уфа юлында булган. Бу көнне юл-транспорт һәлакәтендә "Таиф-НК" Түбән Кама предприятиясе вәкилләре зыян күргән. Берсе үлгән, икенчесе каты яраланган.
4 февраль көнне булган юл һәлакәте дә Саба районында урнашкан "Диляра-строй" ҖЧҖ хезмәткәренең гомерен өзгән.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.