"Гаилә" үзәгендә аналарның балаларыннан баш тартуын кисәтү буенча чара узачак

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
20 нче февраль көнне "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Татарстан Республикасы җирлегендә аналарның балаларыннан баш тарту очракларын кисәтү  буенча түгәрәк өстәл булып узачак.  Чарада Иҗтимагый палата, республиканың төрле министрлыклары,  социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм учреждениеләре вәкилләре катнаша.
Түгәрәк өстәл кысаларында 
белгечләр сәламәтлек саклау, опека, попечительлек,  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең әлеге мәсьәлә буенча хезмәттәшлеге кебек сорауларны карап үтәчәкләр. Шулай ук яңа туган баласын бала тудыру йортыннан алып чыгарга теләмәүче аналарның санын  киметү эшендә коммерцияле булмаган оешмаларның ролен дә билгеләү көтелә.
Чара сәгать 10.00 да башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International