ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген Лаешта Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узган. Биредә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары,  район һәм шәһәр иҗтимагый оешмалары, пенсия фонды, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау учреждениеләре вәкилләре катнашкан.
Шушы көннәрдә Чистайның "Җылы йорт"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Тормыш" доброволец үзәге волонтерлары катнашында бәйрәм чарасы булып узган. 
Шушы көннәрдә Алабугада "Волонтер" доброволецлар хәрәкәтен үстерү тармакара үзәге "Яңа Академиясенең" чираттагы  сессиясе тәмамланган. 
Чистайда урнашкан "Салават күпере" халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре  учетта торучы балигъ булмаганнар өчен "Минем караш" дип исемләнгән  ток-шоу уздырганнар. 

13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә. 5  нче февральдән алып 11 нче февральгә кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек  үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,9% тәшкил итә.
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 36748  вакансия исәпләнә.  5  нче февральдән алып 11 нче февральгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 3401 гә якын булган.
Узган атна буенча исә барлыгы 970 кеше эшсез калган. Аларның 712се - эштән азат ителгәннәр. 536 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 73 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.
Шушы көннәрдә Яңа Савин районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган.
Бүген Кукмараның эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы  эш һәм уку урыннары ярминкәсе узган.  Чарада Зур Кукмара авылы урта гомуми белем бирү  мәктәбе сыйныф җитәкчеләре һәм 10-11 нче сыйныф укучылары катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International