Балтач районында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышланган чаралар уздырганнар

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Балтач районында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышланган чаралар уздырганнар. Чаралар сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә инвалид калганнарның, ветераннарның һәм  үлгән сугышчылар гаиләләренең проблемаларын чишүгә багышланган. "Батырлык атналыгы" кысаларында районның 24 мәктәбендә ветеран һәм иҗтмагый оешмалар вәкилләренең 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашулары оештырылган.  Интернационалист сугышчылар һәйкәленә веноклар салу тантанасы да булып узган. Аннан тыш, Балтач мәдәният үзәгендә әфганчыларның район җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, район сырхауханәсе һәм әфганчылар советы вәкилләре белән очрашуы үткәрелгән.  Бәйрәм чарасы барышында район башлыгы тантаналы рәвештә "Әфганстан - каһарманлык урыны" дигән рәсем конкурсында җиңгән балаларны  бүләкләп киткән.
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 11 ветеран исә "Корстон" күңел ачу үзәгендә уздырылган бәйрәм чарасында катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International