Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәге каршындагы "Эшсезләр мәктәбендә" чираттагы дәрес узган

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Бүген Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәге каршындагы  "Эшсезләр мәктәбе"ндә чираттагы дәрес үткәрелде.  Бу көнне белгеч эш эзләүче гражданнарга хезмәт базарындагы хәл, эшсезлек буенча түләнә торган пособие,  квалификация күтәрү мөмкинлекләре турында лекция укыган.  20 кеше эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре хакында тулы мәгълүмат алган.  Һәр кеше һөнәри юнәлешен билгели торган махсус тест та эшләгән. 
Белгечләр әйтүенә караганда, 2013 нче елда мондый 39 дәрес уздырылган булган. Аларга 963 кеше килгән. Бу елда исә 7 дәрестә барысы 148 кеше булып киткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International