Лаеш тернәкләндерү үзәгендә "Гросс тренажерын" кулланалар

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  "Гросс тренажеры" дигән дәвалау методы актив кулланыла. Бу - хәрәкәт-терәк аппараты функцияләренә зыян килгән балаларның хәрәкәт эшчәнлеген яхшырту  өчен нәтиҗәле чара.  Тренажер куллар өчен боҗралар, иминиятләштерү билбавы, эластик тягалар, рычаглы-карабинлы механизмлы тарттырылган тростан гыйбарәт. Ул бүлмәнең теләсә кайсы җиренә  урнаштырыла ала.
Дәвалау физик культурасы буенча инструктор Дмитрий Белоусов әйткәнчә, әлеге методны куллану мөмкинлекләре чикле балаларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International