ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2014 ел
җомга
Кичә Кукмараның "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә  "Сорау һәм җаваплар җыелмасы" дип исемләнгән чара узган.  Бирегә кисәтү органнары вәкилләре килгән. Алар  ведомство һәм ведомствоара учетта торучы гаиләләрнең сорауларына җавап биргәннәр.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзәннең "Родник"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре 15 нче мәктәптә "Компьютер белән мавыгуның сәламәтлеккә зыяны" дигән темага кисәтү әңгәмәсе уздырганнар.  Чарада  авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаганнар катнашкан.  

Бөгелмә  “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көненә багышланган чара уздырылган.  Приютта тәрбияләнүче балалар һәм 5 нче номерлы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары “Андерсен әкиятләре буйлап”  дип исемләнгән әкият иленә чакырылганнар.

Халыкара вәкиллек үзәге  “Русиянең икътисади сәясәте”  басмасы редакциясе белән берлектә “Русия икътисады һәм социаль өлкәсендә кемнәр кем?”  дигән презентация рәвешендәге тәрҗемәи хәлләр энциклопедиясе чыгарырга әзерләнә.

17 март көнне Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Вариант" ҖЧҖ  кадрлар хезмәте вәкилләре белән бергә Эш бирүче көне уздыралар.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда 18665 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 5 сеннән 11 нче мартка кадәр булган вакыт аралыгында 702 татарстанлы эшсез дип танылган.
Республикабыз оешма-предприятиеләренә 38685 эшче кирәк. 5 сеннән 11 нче мартка кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 2560 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Лаеш һәм Актаныш районнарында. Ул 0,25% һәм 0,32% тәшкил итә. Питрәч һәм Минзәләдә дә эшсезлек зур түгел (0,53 һәм 0,66%).
Кичә Арчаның "Шәфкать үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге  психологы белән социаль педагог   "Һөнәр сайлау - киләчәкне сайлау"  дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. 

11
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International