Узган хисап атнасында Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,91% тәңгәл килә.
Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Лаеш һәм Актаныш районнарында. Ул 0,25% һәм 0,32% тәшкил итә. Питрәч һәм Минзәләдә дә эшсезлек зур түгел (0,53 һәм 0,66%).
Үз чиратында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында һәм Яшел Үзәндә (5,4 һәм 3,6%). Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә эшче куллар җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Кама Аланындагы 432 һәм Яшел Үзәндә 915 теркәлгән эшсезгә 68 һәм 1600 вакансия генә тәкъдим итә алалар.