Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көненә багышланган чара уздырылган. Приютта тәрбияләнүче балалар һәм 5 нче номерлы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары “Андерсен әкиятләре буйлап” дип исемләнгән әкият иленә чакырылганнар.
Педагоглар балалар өчен нәрсә генә әзерләмәгән. Зур матур залда күп әкият каһарманнары җыелган – могда Кар королевасы, Кай һәм Герда, эльфлары белән бергә Дюймовочка да булган. Балалар бу көнне костюмлы тамашага шаһит булганнар. Алар Андерсен әкиятләрендә булып кына калмаганнар, үз белемнәрен дә күрсәткәннәр, конкурс, викториналарда катнашканнар.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар әкиятләргә карата мәхәббәт уяталар, балаларны тәртипле булырга, җаваплылыкка өйрәтәләр.