Кукмара "Тылсым" үзәгендә балаларга карата рәхимсез карашны кисәтүгә багышланган чара узган

2014 елның 14 марты, җомга
Кичә Кукмараның "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә  "Сорау һәм җаваплар җыелмасы" дип исемләнгән чара узган.  Бирегә кисәтү органнары вәкилләре килгән. Алар  ведомство һәм ведомствоара учетта торучы гаиләләрнең сорауларына җавап биргәннәр.
Иң күп сораулар Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиленә юлланган. Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы исә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең хокукларын кире кайтару тәртибе турында сөйләп киткән.
Очрашу азагында "Тылсым" үзәге педагогы интерактив әңгәмә үткәргән һәм балаларга карата рәхимсез карашны кисәтү турында бәян иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International