Яшел Үзәннең "Родник" үзәге белгечләре балалар арасында компьютерга бәйлелекне кисәтү эше алып баралар

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Яшел Үзәннең "Родник"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре 15 нче мәктәптә "Компьютер белән мавыгуның сәламәтлеккә зыяны" дигән темага кисәтү әңгәмәсе уздырганнар.  Чарада  авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаганнар катнашкан.  Әңгәмәнең максаты - балаларны компьютер белән чиктән тыш мавыгудан саклаудан гыйбарәт булган.
Яшүсмерләр компьютер белән мавыгуның төрле авыруларга китергәнен, компьютерның зыяныннан ничек сакланырга икәнлеген белгәннәр.
Шулай ук балаларга эч мускулларының киеренкелеген бетерү буенча СанПин нормалары белән тәкъдим ителгән күнегүләр  күрсәтелгән.
Чара ахырында балаларга "Сәламәтлек кагыйдәләре" дигән буклет таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International