Халыкара вәкиллек үзәге “Русиянең икътисади сәясәте” басмасы редакциясе белән берлектә “Русия икътисады һәм социаль өлкәсендә кемнәр кем?” дигән презентация рәвешендәге тәрҗемәи хәлләр энциклопедиясе чыгарырга әзерләнә.
Әлеге энциклопедиядә дәүләт хакимияте органнарының федераль һәм төбәк структур бүлекчәләре, Русия Федерациясе һәм аның субъектларының социаль-икътисади үсешенә, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә уңай йогынты ясаучы предприятие һәм оешма җитәкчеләре турында сүз барачак.
Энциклопедия дәүләт аппаратының җаваплы хезмәтчәннәре, дәүләт имиджын тудыручылар, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең биографияләре, мәкаләләр, алар белән әңгәмәләрдән торчак. Максаты исә Русия Федерациясенең уңай имиджын ныгыту, чит ил эшлеклеләренең игътибарын РФ һәм аның субъектларының сәяси, икътисади, тармак өлкәсендәге өстенлекле үсеш юлларына юнәлтүдән гыйбарәт.