Эшсез татарстанлыларга 38685 вакантлы урын бар

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

Республикабыз оешма-предприятиеләренә 38685 эшче кирәк. 5 сеннән 11 нче мартка кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 2560 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.

Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 19168. 4388 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 3015  урынны Алабугалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 18665 татарстанлы  халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,48 кеше тәшкил итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International