ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2014 ел
сишәмбе
Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Вариант” ҖЧҖ оешмасы вәкилләре катнашында эш бирүче көне уздырылган. 
Чирмешән районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр  чираттагы мәдәни-күңел ачу чарасына әзерләнәләр. Бу юлы өлкәннәр һәм инвалидлар үзешчән сәнгать бәйгесендә катнашачак.  Әлеге чара мәдәният елы кысаларында уздырыла.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 11 нче марттан 14 нә чаклы 6 үлем белән тәмамланган һәм 3 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында инде берничә ел дәвамында  яшүсмерләрне әхлакый-патриотик тәрбияләү буенча "Тарих елгасы кая ага?" дип исемләнгән социаль-тернәкләндерү  программасы эшләп килә.  Балалар җитәкчеләре И.Вечкилова җитәкчелегендә төрле  Бөтенрусия конкурсларында яңадан-яңа җиңүләр яулап киләләр.
Тәтеш гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече районның гражданлык актларын теркәү бүлеге хезмәткәре белән берлектә Тәтешнең 2 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе 11  сыйныф  укучылары белән сыйныф сәгате уздырган. "Гаилә - бәхет ачкычы" дип исемләнгән әлеге чара  гаилә һәм  сәламәтлек елына багышланган. 
Казанның Киров районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  "Укучыларның һөнәри юнәлешен билгеләү буенча уртак чаралар планы"н үтәү кысаларында  "Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру" темасына  киңәшмә узган.  Биредә Киров районы мәктәпләрендә әлеге эш өчен җаваплы белгечләр катнашкан.

14
март, 2014 ел
җомга
Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле  үзәгендә "Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян" дип исемләнгән төркемле дәрес узган. "Татарстан Республикасында халыкны наркотиклаштыруны кисәтү" республика программасы кысаларында үткән әлеге чарада 9-10 яшьлек 20 балигъ булмаган бала катнашкан.
Түбән Камада1941-1945 нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитетының 3 нче утырышы узган.  Утырышка  ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе Рәзил Вәлиев һәм ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова чакырылган.
Утырышны Түбән Кама районы башлыгы, оештыру комитеты рәисе Айдар Метшин үткәргән.
21 нче март көнне дөньяда Халыкара Даун синдромлы кешеләр көнен билгеләп үтәләр.  Бу көнне "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге   Даун синдромлы кешеләргә җәмгыять игътибарын юнәлтү максаты белән традицион акция уздырырга җыена.  Бу елны 21 мартта "Һәр балада кояш яши" дип исемләнгән акция үткәреләчәк. 
Кичә Кукмараның "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә  "Сорау һәм җаваплар җыелмасы" дип исемләнгән чара узган.  Бирегә кисәтү органнары вәкилләре килгән. Алар  ведомство һәм ведомствоара учетта торучы гаиләләрнең сорауларына җавап биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International