Казанда 28 эшсезне эшкә урнаштырганнар

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Бүген Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелгән. Әлеге чарада  районның 6 предприятие һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.  Алар эшсез гражданнарга 202 вакантлы эш урыны тәкъдим иткәннәр.
Ярминкәгә 217 кеше килгән, шуларның 28нә эш урыннарына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International