Арчаның "Шәфкать үзәгендә" һөнәри юнәлеш бирүче чара узган

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Кичә Арчаның "Шәфкать үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге  психологы белән социаль педагог   "Һөнәр сайлау - киләчәкне сайлау"  дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар.  Әлеге чара яшүсмерләрнең үзләрен  һөнәри яктан танып белү, һөнәри кызыксынуларын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Уенда авыр тормыш хәлендә булган, күп балалалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбяләнүче балалар катнашкан.  Конкурсларда катнашып, яшүсмерләр үзләренең лидерлык сәләтләрен, тиз арада дөрес карар кабул итә белүләрен күрсәткәннәр, яңа һөнәрләр турында ишеткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International