ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Балтачның "Наз" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә "Яшүсмерләрнең хокук бозулары: әйдәгез, аңлашыйк" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узган.  Чарада Зөлфирә Камалова җитәкчелегендә "Ветераннар советы"  иҗтимагый оешмасының 9 активисткасы,  Балтач районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Гөлнара Әхмәдиева,  социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина һәм "Наз" үзәге белгечләре катнашканнар.
Яр Чаллының “Кояшкай” тернәкләндерү үзәгендә төрле даталарга багышланган бәйрәм чаралары даими үткәрелеп килә. 

7
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 3 нче марттан 7 сенә чаклы 1 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре яшь эшмәкәрләр, шулай ук үз эшен башларга теләге булган гражданнар белән очрашу үткәргәннәр. 
Түбән Камада "Хыял сулышы" инициатив-хәйрия  төркеме  тырышлыгы белән  Роберт Туйкин җитәкчелегендә  үз-үзеңне билгеләү буенча тренинг узган.
Түбән Кама "Балкыш"  балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге каршындагы иҗади төркем  "Сәйдәш нурлары" дигән патриотик тәрбия буенча  программаны тормышка ашыра башлаган.  Карамактагы балаларга туган илгә мәхәббәтне Салих Сәйдәшев музыкасы аша иңдерергә уйлыйлар. 

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
17 нче марттан 25 нче мартка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Буа  шәһәре эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.
25 нче февральдән 5 мартка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  26нчы февральдән алып 5нче мартка чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 136 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International