Тәтеш гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге карамагындагы балаларга бәхет ачкычын табарга ярдәм иткәннәр

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Тәтеш гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече районның гражданлык актларын теркәү бүлеге хезмәткәре белән берлектә Тәтешнең 2 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе 11  сыйныф  укучылары белән сыйныф сәгате уздырган. "Гаилә - бәхет ачкычы" дип исемләнгән әлеге чара  гаилә һәм  сәламәтлек елына багышланган.  Ул укучыларның гаилә, өйләнешү кебек мөһим төшенчәләрне дөрес аңлавына юнәлдерелгән.
Дәрес алдыннан гражданлык актларын теркәү бүлеге башлыгы Лариса Дианова әлеге учреждениенең барлыкка килү тарихы хакында сөйләгән.  Укучыларга эш бүлмәләрен, архивны, актлар язуын күрсәткән.   Гражданлык хәле актларын электрон рәвештә теркәү буенча дәүләт хезмәтләре, гражданлык хәле актларын теркәүнең норматив-хокукый документлары белән таныштырган.
Рима Фазылова оештырган бәхәс-диспут барышында исә укучылар өчен актуаль булган темаларга сөйләшкәннәр.  Белгечләр сүзләренә караганда, мондый очрашу, сөйләшүләр барышында  гаилә кыйммәтләре турында уңай карашлар формалаша, алар яшьләрне үзләренең тормышлары, булачак гаиләләре, аның имин, тулы булуы хакында уйларга мәҗбүр итә, бәхетле гаилә кору өчен кирәкле сыйфатлар тәрбияләргә, гаилә һәм өйләнешү буенча кануннарны үтәп яшәргә өнди.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International