Киров эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү эше планын раслаганнар

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Казанның Киров районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  "Укучыларның һөнәри юнәлешен билгеләү буенча уртак чаралар планы"н үтәү кысаларында  "Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру" темасына  киңәшмә узган.  Биредә Киров районы мәктәпләрендә әлеге эш өчен җаваплы белгечләр катнашкан.
Бу көнне хезмәт базарындагы хәлне ачыклап киткәннәр, хезмәт ветераннары, хезмәт династияләре белән очрашулар уздыру, район предприятиеләренә экскурсияләр оештыру, уку йортларында ачык ишекләр көне үткәрү хакында фикер алышканнар.
Укучыларны мәгълүматлаштыру мөмкинлеген киңәйтү өчен  район мәктәпләренә бару графигын төзегәннәр. Шулай ук күчмә эш белән тәэмин итү үзәгенең мәктәпләргә чыгуын оештыру турында да сүз булган.
Белгечләр сүзләренә караганда, һөнәри юнәлеш бирү эше бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Шуңа да бу өлкәдә әле күп эшләргә кирәк.  Алар бу елны 2 меңгә якын мәктәп укучысы белән эшләргә җыеналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International